news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Нокса ярында яңа парк ачылачак

Ачылу тантанасы 30 сентябрь көнне 10.30 сәгатьтә А.Аббасов урамы, 12 йорт адресы буенча урнашкан "Яз" торак комплексында узачак.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Казандагы Нокса елгасы ярында "Яз" паркы ачылачак. Ачылу тантанасы 30 сентябрь көнне 10.30 сәгатьтә Азат Аббасов урамы, 12 йорт адресы буенча урнашкан "Яз" торак комплексында узачак. Бәйрәм кунакларын эчтәлекле күңел ачу программасы, бүләкле бәйгеләр көтә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Парк территориясе өч зонага бүленәчәк: актив ял итү һәм гаилә белән җәяү йөрү урыны, шулай ук яр буе. Актив ял итү зонасы быелдан эшли башлаячак.

Әлеге зонада экстрим-парк урнашачак. Шулай ук паркта аллея һәм велосипедта йөрү урыны, балалар өчен уен зонасы, эскәмияләр булдырылачак. Йога яратучылар өчен аерым урын каралган. Йорт хайваннарын йөртү өчен аерым мәйданчык ясарга уйлыйлар.

Иминлек өчен бөтен парк территориясендә видеокүзәтү камералары куячаклар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100