news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Нокса авышлыгындагы транспорт чишелешендә мәчет һәм сквер пәйда булачак

Булачак мәчетнең гомуми мәйданы – өч меңгә якын квадрат метр, скверныкы 0,97 гектар тәшкил итәчәк.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның Нокса авышлыгы урамындагы боҗралы транспорт чишелешен мәчет төзү һәм сквер ачу өчен Т-рәвешендәге чат итеп үзгәртәчәкләр. Казан шәһәре Башкарма комитетының шул хактагы карары мэрия сайтындагы электрон җыентыкта дөнья күргән.

«Территорияне яңадан планлаштыру проекты нигезендә Нокса авышлыгы урамындагы боҗралы транспорт чишелеше урынында мәчет һәм сквер комплексы урнаштыру күздә тотыла», - диелә җыентыкта.

Булачак мәчетнең гомуми мәйданы – өч меңгә якын квадрат метр, скверныкы 0,97 гектар тәшкил итәчәк.

Документ нигезендә, Нокса авышлыгы буенча 440 метр озынлыгындагы юл төзү яңадан планлаштырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot