news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Наратлык» паркындагы чыршы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңде

Республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Казанның «Наратлык» паркындагы чыршы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңде
tatatrstan.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел бәйрәменә һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкусына нәтиҗә ясалды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Конкурска нәтиҗәне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсе кысаларында ясадылар», диелгән хәбәрдә.

Конкурста барлыгы алты номинация булды. Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләренә «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге районнарында үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм яңа ел чараларын уздыру» категориясендә бүләк тапшырдылар.

Администрациянең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, «Наратлык» паркында 20 метрлык утлы-динамик чыршы урнаштырылган. Тамашачылар өчен «Шүрәле ничек Кыш бабай булырга хыялланган» Яңа ел шоу-программасын әзерләгәннәр.

Үзәк чыршыны иң яхшы бизәү номинациясендә беренче урынны Автошәһәр яулады. Анда Әлмәт, Түбән Кама һәм Чаллы катнашкан иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot