news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Нагорная урамында якынча бер айга транспорт хәрәкәте өлешчә ябыла

Зур Кызыл урамыннан Япеев урамына кадәрге юлда ремонт эшләре башкарылачак.

Казанның Нагорная урамында якынча бер айга транспорт хәрәкәте өлешчә ябыла
Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Казанның Нагорная урамында якынча бер айга транспорт хәрәкәте өлешчә ябыла. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.

Машиналар хәрәкәте юлның Зур Кызыл урамыннан Япеев урамына кадәрге өлешендә ябылачак. Анда 19 июльдән 17 августка кадәр ремонт эшләре башкару күздә тотыла.

Шулай ук 27 июльдән ике тәүлеккә һәм 3-5 август көннәрендә Серов урамындагы яңа торак комплекс янында юл өлешчә ябык булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot