news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның музыка мәктәбе директоры клавишлы уен коралларына кытлык булуын белдерде

Яков Туркенич ата-аналардан акча җыю, уку аудиторияләре җитмәү кебек проблемаларга тукталды.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Балалар музыка мәктәпләрендә клавишлы уен коралларының күпчелек өлеше таушалган. Музыка коралларына ихтыяҗ проблемасы кичә Татарстанның Дәүләт Советында күтәрелде. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында катнашучылар республикада музыка сәнгате үсеше турында фикер алышты.

Казанның П.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе директоры Яков Туркенич музыка мәктәпләрендә булган проблемаларга тукталды. Ул балалар сәнгать мәктәпләренең мәдәният өлкәсендә өч баскычлы белем бирү системасының нигезен тәшкил итүен искәртте. “Соңгы вакытта сәнгать мәктәпләрендә зур казанышларга ирешелде. Беренчедән, барлык мәктәпләр федераль таләп буенча профессиональ һөнәри белемгә кадәр тиешле программа буенча укытуга күчте. Укыту планнары тулысынча финанслана. Бу безнең күңелләргә бальзам”, - дип белдерде мәктәп директоры. Ул планнарның вариатив өлешендә композицияләр өйрәнү каралганын билгеләп узды. Ә алга таба Композиторлар берлегеннән яхшы педагоглар кирәклеген дә әйтте. Мөгаллимнәрнең хезмәт хаклары арттырылган. Яков Туркенич уен кораллары коллективлары саны артуын, аларның активлыгы өчен шәһәр бюджетыннан уен кораллары сатып алу мәсьәләсе хәл ителүен билгеләп узды.

Яков Туркенич мәктәпләрне капиталь төзекләндерү эше башланганын да белдерде. Татарстан Хөкүмәтеннән грант ярдәме, коммерция структуралары булышлыгы белән, мәктәпләрнең матди-техник базасы ныгытылуын әйтте.

Яков Туркенич аудиторияләр, концерт заллары җитмәве, күп кенә мәктәпләрдә рояльлар җитмәве кебек проблемаларны атады. “Гомуми белем бирү мәктәпләренең бер сменалык эшкә күчүе уку аудиторияләре җитмәвенә китерде. Рояльлар җитми. Минем мәктәптә 38 уен коралы, аларның өчтән бере нормаль хәлдә, алар Татарстан Президенты гранты ярдәме белән һәм безнең тырышлык белән алынды. Калганнарының 80 проценты инде таушалган. Бигрәк тә клавишлы музыка коралларына кытлык зур”, - дип белдерде мәктәп директоры.

Яков Туркенич Россия Дәүләт думасы депутаты Ильдар Гыйльметдиновның Татарстанның һәр музыка мәктәбенә берәр фортепиано өләшенәчәге турындагы хәбәрен сөенеп кабул итте. Моның бу проблеманы хәл итүгә җанлылык кертәчәгенә ышанычын белдерде.

Яков Туркенич ата-аналардан ирекле төстә акча кертүнең төгәл аңлаешлы алгоритмы булмавын билгеләп үтте. “Элек ата-аналар акча түли иде, аннары ихтыяри түләүгә әйләнде, аннары безнең прокуратурага чакырдылар, куркыттылар. Безнең керемнәр кисәк төште. Әгәр ата-аналардан акча җыюның төгәл алгоритмы булса, безгә күпкә җиңелрәк булачак”, - дип тәкъдим итте ул.

Мәктәп директоры әйтүенчә, Татарстанда музыка сәнгате үсеше концепциясе проектында балалар сәнгать мәктәпләре өчен уен кораллары сатып алуга максатчан төстә акча бүлеп бирелүе күрсәтелергә тиеш. Яков Туркенич фикеренчә, заманча сәнгать мәктәпләре төзелеше турында да уйланырга кирәк. Бу өлкәдә ул Мәскәү, Йошкар Оланы үрнәк итеп китерде. Ул, шулай ук, мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту өчен ата-аналардан акча җыю юридик яктан нигезләнгән булырга тиеш, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100