news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Мусин урамында Рәшит Мусин турында мәгълүмати такта эленде

Рәшит Муса улы Мусин 1979-1982 елларда Татарстанны җитәкләгән дәүләт эшлеклесе.

Казанның Мусин урамында Рәшит Мусин турында мәгълүмати такта эленде
Рамиль Гали

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Татарстанның социаль-икътисади үсешенә нигез салган кешеләрнең истәлеге сакланырга тиеш, шул исәптән Рәшит Мусинның да. Бу хакта бүген Казанда заманында республиканы җитәкләгән дәүләт эшлеклесенә багышланган мәгълүмати такта ачылышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.

Рәшит Мусинга (1927-1982) багышланган мәгълүмати такта башкаланың Чистай һәм Мусин урамнары киселешендәге бинага (Чистопольский урамы, 33б) урнаштырылды. Тантаналы вакыйгада республика, шәһәр хакимияте вәкилләре, заманында Рәшит Мусин белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары катнашты.

  • Рәшит Муса улы Мусин 1961-1979 елларда КПССның Казан шәһәре комитеты, ә 1979-1982 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе булган. Ягъни озак еллар Казан хакимиятен һәм, Фикрәт Табиевка алмашка килеп, республиканы җитәкләгән. 

“Дөньяда могъҗизалар булмый, бөтен уңышка һәм җиңүләргә кешеләр көче белән ирешелә. Илебез, җәмгыятебез үсешенә өлеш керткән бөтен кешеләр дә хөрмәткә лаек. Рәшит Мусинга истәлек тактасы – мәгълүмати такта ачу шушы хөрмәтне һәм республиканың казанышларына кемнәр көч куйганын ачык күрсәтә. ТАССРның 100 еллыгын каршы алырга әзерләнгәндә, бу аеруча мөһим", – диде Ирада Әюпова тантанада чыгыш ясап.

Министр сүзләренчә, Рәшит Мусинның гомер юлы республиканың 2030 елга кадәр билгеләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясендә куелган төп бурычларның хаклыгын раслый. “Тырыш, хезмәт сөйгән кешеләр җәмгыятьтә үз урынын табарга, җәмгыятьнең үсешен тәэмин итәргә сәләтле. Дәүләтнең төп байлыгы – кеше, шуңа күрә аның мөмкинлекләрен үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк”, – дип искәртте Ирада Әюпова. 

Казанның бу урамына Мусин исеме 1983 елда ук бирелгән булган. “Хәзер яшь буын аның кем хөрмәтенә аталганын урамнан узганда укып белә алачак”, – диде министр. Ул Рәшит Мусинның туганнарына, аның истәлеген мәңгеләштерүгә көч куючыларга республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерде.

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев фикеренчә, "бу истәлекле мәгълүмати тактаны урнаштыру белән без бераз соңга калдык". “Шәһәр һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән шәхесләрне онытырга хакыбыз юк, – диде Тимур Алибаев тантанада. – Бу истәлекле мәгълүмати тактаны инде бик күптәннән урнаштырырга кирәк иде. Рәшит Мусин җитәкчелек иткән чорда Казанда һәм Татарстанда күп кенә яңа социаль объектлар, торак йортлар төзелә. “Органик синтез” заводы, Зәй ГРЭСы, “КамАЗ” предприятиесе төзелеше тәмамлана”. 

Тимур Алибаев күрше урам шулай ук Рәшит Мусинның хезмәттәше – Александр Бондаренко исемен йөртүен искә алды. Александр Бондаренко үткән гасырның 60-80нче елларында шәһәр халык депутатлары советының башкарма комитеты рәисе булып эшләгән.

Бу уңайдан элеккеге хезмәттәшләре турында 80нче еллар азагында шәһәр хакимиятен җитәкләгән Геннадий Зерцалов истәлекләре белән бүлеште. “Мин сигез ел Рәшит Мусин белән бергә эшләдем. Аны бик тырыш, таләпчән җитәкче итеп хәтерлим. Заманында ул Казанның әлеге Яңа Савин районын сазлыклардан арындырып, биредә шәһәр төзелешен дәвам иткән кеше. Аның истәлеге онытылмавы куандыра”, – диде Геннадий Зерцалов.

Рәшит Мусинның ике кызы – Земфира һәм Эльмира Мусиналар республика һәм шәһәр хакимиятенә рәхмәтләрен җиткерде. “Әтиебез көне-төне эштә булды, гомерен дәүләт эшенә, җәмгыятькә багышлады. Аның истәлеген саклау яшь буын һәм безнең оныклар өчен бик әһәмиятле”, – диде Эльмира ханым. Истәлекле мәгълүмати такта ачылышына чәчәкләр күтәреп, Рәшит Мусинның бөтен оныклары һәм оныкчыклары да җыелган иде.

Тантаналы вакыйгада Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев Татарстанга багышланган җыр башкарды. Хөкүмәт, шәһәр хакимияте вәкилләре, Рәшит Мусинның хезмәттәшләре һәм туганнары мәгълүмати такта янына чәчәкләр салды. “Бирегә һәрвакыт чәчәкләр китерүчеләр булсын иде”, – дип теләде Ирада Әюпова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100