news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның муниципаль милекне хосусыйлаштыру исемлегенә федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты керде

Казан шәһәре Думасының бүген XXXVII сессиясендә быел хосусыйлаштыру буенча фаразлама планга 12 объект өстәлде

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның муниципаль милкен 2014 елда хосусыйлаштыру буенча фаразлама планына  яңа объектлар, федераль дәрәҗәдәге мәдәни саналганы да өстәлде. Казан шәһәре Думасының бүген XXXVII сессиясе эше барышында башкала депутатлары чираттагы үзгәрешләрне кертте. Шул хакта тәкъдим белән шәһәр Башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты башлыгы Ратмир Шәйдуллин чыккан иде.

2014-2016 елларга Казан каласы муниципаль милкен хосусыйлаштыру фаразлама планына (программасы) 12 яңа күчемсез милек объекты (аларның гомуми мәйданы – 1681,3 кв.м) кушылды, шул исәптән тарих һәм архитектура һәйкәлләре дә. Аерым алганда, 2014 елга хосусыйлаштыру планына Кремль ур., 2А/6 бинасындагы 1, 2 һәм цоколь катларындагы бүлмәләр (гомуми мәйданы – 347,9 кв.м) кертелгән: алар федераль дәрҗәдәге мәдәни мирас объектлары булып тора (XVI гасырның кунакханә-ишегалды чиркәве).

news_right_1
news_right_2
news_bot