news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Мирный бистәсендә этләр өчен яңа вольерлар төзеләчәк

Яңа төзеләчәк 15 вольер 200 баш эткә исәпләнгән.

Казанның Мирный бистәсендә этләр өчен яңа вольерлар төзеләчәк
Александр Эшкинин, gossov.tatarstan.ru

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның Мирный бистәсендә 200 баш эткә исәпләнгән яңа 15-20 өстәмә вольер төзеләчәк. Аны якындагы 10 көн эчендә кулланылышка тапшырырга уйлыйлар. Бу хакта бүген Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Казан шәһәре башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе урынбасары Альмир Корбанов хәбәр итте. 

Хуҗасыз этләргә муниципальара өйләр төзү мәсьәләсе комитеты утырышының көн кадагына куелган иде.

“Яңа вольерлар Мирный бистәсендә, хуҗасыз хайваннар өчен моңа кадәр булган өйчекләр янында төзеләчәк. Яңа вольерлар хосусый милек иясе яки аерым бер оешма хисабына төзеләчәк. Өч ел элек төзелгән 200 баш эткә исәпләнгән вольерлар шактый искерде”, – диде урынбасар.

Журналистларның “Әлеге яңалык Футбол буенча дөнья чемпионатына бәйлеме?” дигән соравына Корбанов кистереп җавап бирде.
«Без инде зоосакчылар белән беренче генә ел эшләмибез. Бу сорау электән үк күтәрелде, шуңа күрә Чемпионатка бәйле дип әйтмәс идем”, – диде.

Утырышта этләр өчен приютлар төзү тәкъдиме дә яңгырады.

Альмир Корбанов сүзләренчә, бүген Казанда мондый приют төзү өчен мөмкинлекләр юк. Казанда җир кыйммәт йөри.

“Приютларны Казанга якын урнашкан районнарда төзү отышлырак булыр, дип уйлыйм. Әйтик, Биектау, Яшел Үзән, Биектауның да мөмкинлеге бардыр, дип уйлыйм. Бу эш әле бары тик идея һәм тәкъдимнәр дәрәҗәсендә генә. Финанслау бюджет тарафыннан да, муниципалитетлардан да булырга мөмкин. Әмма әлегә проект булмагач, акча турында сөйләшергә иртәрәк. Вольерны төзү генә түгел, анда уңайлыклар булдырасы, коммуналь челтәрләр урнаштырасы да бар бит әле”, – диде Альмир Корбанов.

Утырышта яңгыраган фикерләрдән аңлашылганча, “Хайваннары тоту – стерильләштерү- вакцина ясау- кире кайтару” программасын гамәлгә ашыру өчен аларны асрау һәм стерильләштерү пунктлары кирәк. Анда 150-200 вольер, 2 операция бүлмәсе, операциядән соң тернәкләнү блогы, терапия кабинеты, хезмәткәрләр бүлмәсе, кухня һәм коры азыкны саклау өчен амбар, техник биналар, этләрне йөртү зонасы, парковка урыннары кирәк. Мондый приютны сафка бастыру өчен 20 кв.метрдан да ким булмаган мәйдан таләп ителә.

Комитет җитәкчесе Таһир Һадиев әлеге мәсьәләгә зуррак игътибар бирергә тәкъдим итте һәм муниципаль районнарда хуҗасыз хайваннар өчен приют төзү мәсьәләсен ачык калдырды.

“Безнең комитет тарафыннан хуҗасыз хайваннар проблемасын чишүгә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә 6 районда мондый приютлар бар, әмма бу гына аз”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100