Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Әмирхан урамындагы почта бүлегендә янгын чыккан
Янгын электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Әмирхан урамындагы почта бүлегендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүген 9.11 сәгатьтә 112 бердәм номерына Әмирхан урамындагы 71нче йортта урнашкан почта бүлегендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Чакыру буенча килгән 48нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре янгынның оешманың ярдәмче бинасында чыгуын ачыклаган.
Ут белән көрәшүчеләргә янгынны тулысынча сүндерү өчен 10 минутка якын вакыт кирәк булган. Аның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк. Янгын электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз