news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Әмирхан Еники урамындагы йорт ишегалдын су баскан

Көчле салкыннар канализация күлен чын шугалакка әйләндеререгә мөмкин.

Казанның Әмирхан Еники урамындагы йорт ишегалдын су баскан
соцсети

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Шаһитлар Казанда Әмирхан Еники урамындагы ишегалдын су басуын видеога төшергән.

«Канализация торбасы тишелгән. Авария бригадасы торба шартлаган урынга китте инде. Ремонт эшләре тәмамлау вакыты әлегә билгеле түгел», - диделәр «Водоканал» диспетчерлык хезмәтендә.

Видеоязма кадрларында суның торак йорт ишегалды юларын тутыруы күренә. Машиналар су эчендә калган. Зур булмаган йөк машинасының коры җиргә чыгарга азаплануы да кадрларда күренә.

Көчле салкыннар хәлне шактый катлауландырырга һәм канализация күлен чын шугалакка әйләндеререгә мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot