news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “Мир” кинотеатрында − Яңа ел әкияте

Кышкы каникул вакытында тамашачыларга яңа программа тәкъдим ителә

 (Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). 30 декабрьдән алып Казанның “Мир” кинотеатрында “Яңа ел әкияте” программасы күрсәтелә башлый. Әлеге могҗизалы бәйрәмгә багышланган фильмнар коллекциясен 12 гыйнварга кадәр тамаша кылып була.

“Яңа ел әкияте” програмасына, исеменнән үк күренгәнчә, Яңа елга багышланган фильмнар тупланган — барысы 12 картина. Кинопрограмма “Кыш бабайдан алып Санта Клауска кадәр!” шигаренә нигезләнеп корылган.

Яңа ел каникуллары вакытында “Елки” фильмының 3 өлеше дә, “Морозко” әкияте, “Снежная королева”, “Рождественские приключения зверей”, “Новогодние приключения Бомпки”, “К-9: рождественские приключения”, “Тариф “Новогодний” , ”С новым годом, мамы”, “Ночь перед Рождеством, или вечера на хуторе близ Диканьки” һәм “Щелкунчик и крысиный король” мультфильмнарын күрсәтү ниятләнә.

Бәйрәм уңаеннан билет бәяләре арзан − 50 сумнан алып 100 сумга кадәр булачак. Пенсионерлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, документларын күрсәткән очракта, керү — бушлай, дип хәбәр итә “Татаркино” оешмасы матбугат хезмәте.

Тулырак мәгълүматны http://www.kinoteatr-mir.ru/ сайтыннан һәм (843) 238-25 -24 телефоны аша алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot