news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Җәмигъ мәчетендә музей, конференц-зал һәм мәдрәсә булыр дип ниятләнә

Шәһәрнең үзәк мәчете проектының эскиз җыелмалары булдырылган.

Казанның Җәмигъ мәчетендә музей, конференц-зал һәм мәдрәсә булыр дип ниятләнә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Марат Ишкилдин). Казанның Җәмигъ мәчетендә музей, конференц-зал, мәдрәсә яки сәүдә мәйданчыгы төзелергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенәТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.

“Мәчет төзелеше өчен мәйданчык инде сайлап алына, әмма иң мөһиме - аның урыны ызгыш урыны булмау. Ул түрәләр яки хәзрәт мәчете түгел, ә халык мәчете булачак”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мәчет проекты буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышу планлаштырыла. Әлегә башка мәчетләрнең проектлары өйрәнелә. Мәсәлән, Төркиянең иң зур “Чамлыджа” мәчете (63 меңгә кадәр кеше сыя). Мондый тикшеренүләр ярдәмендә проектлаучылар Казанның Җәмигъ мәчетендә нәрсәләрне гамәлгә ашырырга мөмкин булачагын билгели.

“Бәлки анда музей, конференц-зал, мәдрәсә яки сәүдә мәйданчыклары барлыкка килер. Әгәр мәчет елга янында төзеләчәк икән, анда җир асты парковкасы кирәк булачак”, - диде Татарстан мөфтие.

Хәзер иң беренче мәсьәлә - җир урыны сайлау. Шуннан соң проект әзерләү җиңелрәк булачак. Камил хәзрәт сүзләренә караганда, проектлаучылар проблемага ныклап якын киләләр, чөнки мөселман гыйбадәтханәсенең кирәклеген аңлыйлар.

“Минемчә, мәчет Татарстан башкаласы кунаклары Казанның иң төп мәчете – энҗе бөртеген күрә алсын өчен җайлы урында төзелгән булырга тиеш. Ягъни шәһәр үзәгеннән күренеп торырга тиеш”, - диде Камил Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100