news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның метро төзүчеләре Татарстан бюджетыннан 200 миллион сум акча алды

ТР Хөкүмәте Казан метросы төзелешенә ел башыннан алып 600 миллион сум акча бүлеп бирде

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казанның метро төзүчеләре Татарстан бюджетыннан 200 миллион сум акча алды. ТР Хөкүмәте Казан метросы төзелешенә ел башыннан алып 600 миллион сум акча бүлеп бирде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесе башлыгы Марат Рәхимов хәбәр итте.
Марат Рәхимовның сүзләренә караганда, әлеге акчалар тоннельнең “Завод” станциясеннән “Мәскәү” станциясенә кадәрге уңъяк өлешендә төзелеш эшләрен тәмамлауга сарыф ителәчәк. Акчаның бер өлешен әлеге станцияләр арасындагы сул як тоннельне казуга тотарга ниятлиләр. Аны төзү эшләрен июль аенда башлау күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot