news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның метро төзүчеләре җир астыннан 440 метр юл узды
Хәзерге вакытта “Завод” станциясеннән “Мәскәү” станциясенә кадәрге уңъяк тоннельне казу эшләре бара
Скопировать ссылку
(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). “Завод” станциясеннән “Мәскәү” станциясенә кадәрге уңъяк тоннельне казу эшләре белән мәшгуль Казанның метро төзүчеләре 2 нче трамвай депосыннан алып (Копылов урамы, 1а) 140 метр юл узды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесеннән хәбәр иттеләр.
Тоннель казу эшләрен “Алтынчәч” комплексы башкара. Бүгенге көндә ул җир астыннан 440 метр юл узган. Тоннельнең гомуми озынлыгы 1300 метр тәшкил итә. Агымдагы елның июлендә комплекс, финанслауда өзеклекләр килеп чыкмаса, ахыргы максатына ирешергә тиеш.
Бүгенге көндә акча җитмәү сәбәпле “Кәҗә бистәсе” станциясен төзү эшләре тоткарлана. Нәкъ шул сәбәпле “Завод” станциясеннән “Мәскәү” станциясенә кадәрге икенче тоннельне казу эшләре дә башланмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2