Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның мемориаль зиратында сугышта катнашучыларга куелган һәйкәлне төзекләндерделәр
Мемориалны Татарстан башкаласының «Ритуал» муниципаль унитар предприятиесе реставрацияләде.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мемориаль зират территориясендә урнашкан, сугышта ятып калган хәрбиләр истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерделәр. Шәһәрнең Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин мэриядә узган оператив штаб утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында „Ритуал“ муниципаль унитар предприятиесе мемориаль зират территориясендә урнашкан, Бөек Ватан сугышында ятып калган хәрбиләр истәлегенә куелган мемориалны реставрацияләде», — диде докладчы.
Идарә шулай ук үз акчаларына дүрт тол хатынга һәм сугышта катнашучыларның гаилә әгъзаларына кабер ташлары урнаштырырга яки ремонтларга, шулай ук каберлекләрне тәртипкә китерергә булышты. Әлеге эшләргә барлыгы 569 мең сум акча сарыф ителде.
Быелгы язда зиратларны (шул исәптән Николай Ершов урамында урнашкан мемориаль зиратны) җыештыруда Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, яшьләр отрядлары һәм патриотик оешмалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз