news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Мега» сәүдә үзәгендәге «Бәхетле» супермаркеты ябыла

Бүген супермаркет Татарстан башкаласы сәүдә үзәгендә соңгы көнен эшли.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Казанның «Мега» сәүдә үзәгендәге «Бәхетле» супермаркеты ябыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына сәүдә үзәгеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген «Бәхетле» супермаркеты «Мега» сәүдә үзәгендә соңгы көнен эшли. Иртәгә ул техник сәбәпләр аркасында вакытлыча реконструкциягә ябыла», - дип искәрттеләр сәүдә үзәгендә.

Чыганак сүзләренчә, супермаркетның «Мега» сәүдә үзәгендә эшчәнлеге туктатылачак. Ремонт вакытында сәүдә үзәге территориясендә «Бәхетле»нең башка сәүдә ноктасын ачу күздә тотылмый.

Шул ук вакытта, ИКЕАның матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, кибет урынында яңа брендлар урын алачак, супермаркет исә башка мәйданчыкта ачылачак.

«Бәхетле» 5 февральдә соңгы көнен эшли», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ИКЕАның матбугат хезмәтендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100