Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Меңьеллык мәйданында “Adrenaline FMX Rush” ХХХV мотофристайл-шоу узды
Татарстан − башкаласы FMX-шоу туры үткән икенче шәһәр
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Максим Кирилов). Кичә Казанның Меңьеллык мәйданында “Adrenaline FMX Rush” 35нче мотофристайл-шоу узды. Владимир һәм Михаил Ярыгиннар, шулай ук Николай Иванков FMX-шоуның хэдлайнерлары иде. Алардан тыш, Казандагы шоуда дөньяның төрле почмакларыннан килгән танылган спортчылар: Мартинс Александрович (Латвия), Максим Грегуа`р (Франция), Колтен Мур һәм Сэм Роджерс (АКШ) да катнашты.
“Без ел саен географиябезне киңәйтергә һәм безнең чаралар халык өчен кызыклы булган зур шәһәрләргә килергә тырышабыз. Безнең төп максатыбыз — мотофристайл спорт төрен тагын да җәелдерү. Казан безнең өчен бик кызыклы һәм мөһим шәһәр. Монда килгән саен, безне бик җылы каршы алалар”, - диде Казанда мотофристайл-шоуын оештыручы һәм “Adrenaline Rush” вәкиле Андрей Стеблюк “Татар-информ” МА корреспондентына.
Аның сүзләренчә, Казанны Кремльгә карап торган шундый мәйданы булган өчен сайлаганнар. Мәйдан шоуны үткәрү өчен барлык таләпләрә дә туры килә: киңлеге 40, озынлыгы 100 метрдан да ким түгел. Оештыручылар фикеренчә, монда мотофристайл-шоу мәйданчыгын урнаштырырга да, күп күләмдә тамашачыларны кабул итәргә дә мөмкин.
Чара башланганчы ук, Меңьеллык мәйданында җәйнең иң зур вакыйгаларының берсе саналган шоу булачагын социаль челтәрләрдән, оештыручыларның сайтларыннан һәм ММЧ аша, шул исәптән «Спорт FM» (Казан: 91,9 FM ) радиосыннан ишетеп белүчеләр агыла башлады.
Ниһаять, шоуның катнашучылары үзләренең осталыкларын күрсәтергә мәйданга чыкты. Алар тамашачыларга «бэкфлип», «whip», «цунами» һ.б. трюкларын күрсәтте. Кичәге чарада, Россиядә үткәрелгән “Adrenaline FMX Rush” мотофристайл-шоуы тарихында беренче тапкыр, 4 спортчы бергә сикереп, иң озын (18 метр) арада төшүе күрсәтелде.
“Adrenaline FMX Rush”та шулай ук Казаннан да катнашучылар, шул исәптән “Trespassers Kazan” мотоклуб спортчылары да бар иде.
Тамашачылар өчен кызыклы интерактив программа әзерләнүен дә әйтеп китәргә кирәктер. Программа кысаларында шоу караучылар өчен “Шәм” (махсус куелган байкның арткы көпчәген күтәртеп, 30 секунд тору), социаль челтәрдә иң яхшы фото, мотофристайлның нигезләрен белү һ.б. конкурслар оештырылды. Әлбәттә инде, бу кичне һәр теләгән кеше тәҗрибәле райдерлар белән бергә мотоциклларда да йөри алды.
Меңьеллык мәйданында шоу караучылар чарадан бик канәгать калды. Шәһәр урамнарында да бу кичне, гадәттәгегә караганда, мотоциклда йөрүчеләр күбрәк очрады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз