news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Меңьеллык мәдрәсәсендә Ибраһим хәзрәт Шамиловны 80 яше белән тәбрикләделәр

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең иң олы остазына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ”). Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә иң олы остаз Ибраһим хәзрәт Шамиловны 80 яше белән тәбрик иттеләр. "Олы остазыбыз инде 80 яшен тутырса да, әле дәресләргә дә керә, пөхтә итеп мәдрәсәнең эш кәгазьләрен дә алып бара. Ул безгә олы туганыбыз, шәкертләргә таләпчән остаз да", -  дип белдерде мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин. Мәдрәсә җитәкчесе һәм Иганәчеләр шурасы рәисе Фәрит хаҗи Мифтахов Ибраһим хәзрәткә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Һәрбер мөгаллим, мәдрәсә хезмәткәре Ибраһим хәзрәт турында җылы сүзләрен әйтте һәм аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, мәгърифәт юлында уңышлар теләде, дип хәбәр итә мәдрәсәнең матбугат хезмәте.

Ибраһим Гайнелгыйлем улы Шамилов, 1937 елның 5 гыйнварында Чуашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туган. Авылда җиде еллык мәктәпне тәмамлагач ике ел колхозда эшләгән. 1953 елда Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә Таулы сәнәгать мәктәбендә ташчы һөнәрен үзләштергән. Шушы һөнәр мәктәбен тәмамлагач, Төзү-монтаж оешмасында ташчы булып төзелештә эшли. 1956-1959 елларда Ерак Көнчыгышта Владивосток һәм Советская Гавань шәһәрләрендә армия сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң, 1959-1989 елларда Төрекмәнстанның Красноводск шәһәрендә яши. Шунда яшәү чорында башта Ашхабад гидромелиоратив техникумында укып, "Гражданлык һәм сәнәгать төзелеше" һөнәренә ия була, төзелеш мастеры, прораб, план-икътисад бүлеге башлыгы булып эшли. Шул елларда читтән торып Төрекмән политехник институтында укып, "Төзелештә мөһәндис-икътиксадчы" һөнәренә ия була, төзелеш оешмасында бүлек башлыгы, Өлкә мали бүлегендә мөдир урынбасары һәм капиталь төзелеш бүлеге башлыгы вазифаларын башкара.

1990 елда Казанга кайткач, төзелеш оешмасында план-производство бүлеге башлыгы булып эшли. 1995 елда Кабан арты мәчетендә башлангыч дини белем үзләштерә башлый. Беренче остазлары Зәкәрия, Габделкаюм хәзрәтләр аңа тиз арада шәригать хөкемнәрен үзләштерергә мөмкинлек бирә. Соңрак ул Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укый башлый. 2000 елда мәдрәсәдә укуны тәмамлагач, дипломлы булгач, әле төзелеп тә бетмәгән Ризван мәчетендә эшли.

2003 елның март аенда кабат Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә кайткач, мөгаллим, кичке бүлек мөдире вазифаларын башкара. 2006 елда олы хаҗга бара. Ул әле дә изге юлдагы эшләрен дәвам итә. Шәкертләр һәм мөгаллимнәр арасында аның абруе бик зур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100