Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парады бара
Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әлеге минутларда Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан тантаналы парад бара.
Тантана ачылганчы, мәйданда Җиңү парадында катнашучы шәхси состав тезелгән иде. Парад рәсми рәвештә ачылгач, мәйданга Россия, Татарстанның дәүләт әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды.
Шулай ук парад башланганда былтыр Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән исем бирелүе билгеләп үтелде.
Бу вакытта республика улларының Ватанны сакларга китүе турында сөйләнде. Татарстаннан 700 меңләп кешенең сугышка киткәнен, аларның яртысының яу кырында ятып калганы, якташларыбызның 200 меңенең — орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгының Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары булуы билгеләп үтелде.
Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланганчы тантанада катнашучылар Мәскәүдәге Кызыл мәйданда барган Җиңү парады күренешләрен, Россия Президенты Владимир Путинның Җиңү көне белән котлавын туры эфирдан күзәтте.
Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татартстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнаша.
Җиңү парадын «Татар-информ» сайтында онлайн карап була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз