news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Меңъеллык мәйданында бәйрәм тантанасында 4 мең кеше чыгыш ясый

Тантана 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.

Казанның Меңъеллык мәйданында бәйрәм тантанасында 4 мең кеше чыгыш ясый
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Бүген, Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткән көндә, иң төп тантаналарның берсе Казанның Меңъеллык мәйданында 2 мең хәрби хезмәткәрне һәм 2 мең артистны бергә җыячак.

Бәйрәм тантаналары киң масштаблы театральләшкән кереш өлештән башланачак. Ул совет халкы тормышындагы иң авыр һәм героик чорларга багышлана. Сугыш башланган көннәр, тылдагы тормыш һәм хезмәт авырлыгы, сугыш кырындагы яуларда җиңелү ачысы һәм Бөек Җиңү шатлыгы күренешләре 2 мең артистны – яшьләрне дә, өлкәннәрне бер мәйданда берләштерәчәк.

Аннан соң тантанага җыелучылар алдыннан Казан гарнизоны гаскәрләре узачак. Тамашачылар сафында - Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Ленинград блокадасында калып яшәгән кешеләр, концентрацион лагерьларда булган тоткыннар. Аларга Татарстан Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан Премьер-министры һәм башка рәсми затлар кушылачак.

Тантаналы маршта ике меңләп хәрби, махсус бүлекчә һәм көч ведомствосы хезмәткәрләре, локаль конфликт ветераннары, кадет классларында тәрбияләнүчеләр һәм яшь армиячеләр үтәчәк.

Тантаналы марш хәрби техника узуы белән төгәлләнәчәк. Яңа тарихта беренче тапкыр - Икенче Бөтендөнья сугышының төзекләндерелгән хәрби техникасы катнаша. Тамашачылар легендар Т-34 һәм ИС-3, БМ-13 — “Катюша”, алты мотоциклны күрә алачак.

Марш тәмамлангач, сәгать 11.00 дә ике сәгатькә сузылачак бәйрәм концерты башлана. Мәйданда кыр кухнясы эшләячәк, хәрби-патриотик экспозиция булачак. Шул исәптән заманча хәрби техника да тәкъдим ителә. Казанлылар Т-80 и Т-90, БМП, БМП-2, БМП-3 һәм БТР-80 күрә алачак.

Тантана 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.

  • 9 Май, Җиңү көнендә, Казандагы бәйрәм салютын "Татар-информ" сайтында карап булачак. Салют 22.00 сәгатьтә башлана. Ул 3 минут дәвам итәчәк. Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/209/


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100