news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Маяковский урамы вакытлыча ябыла

9/8 йорт тирәсендә хәрәкәт чикләнә

  (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 17 октябрьдә 22.00 сәгатьтән алып 19 октябрьгә кадәр, канализация салу эшләрен үткәрү сәбәпле, Маяковский урамында 9/8 йорт тирәсендә хәрәкәт чикләнә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте
Казан Башкарма комитеты автомобильчеләрдән игътибарлы булуларын һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен сорый.

news_right_1
news_right_2
news_bot