news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Малиновка» посты янындагы авария урыныннан видео чыкты

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике автомобиль һәм «Ниссан» шоферы зыян күргән.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Казанның «Малиновка» юл-патруль хезмәте посты янындагы авария урыныннан видео чыкты, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанда «Ниссан» автомобиле баганага бәрелеп, тимер-бетон конструкцияне ике машина өстенә аударуы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле шоферы төрле тән җәрәхәтләре алган. Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләре ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100