news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанның «Максимус» тренажерлар залында шөгыльләнүче хатын-кыз вафат булган

Фитнес-клублар челтәренең бер бинасында тренажерда шөгыльләнгән вакытта бер хатын-кызның хәле киткән.

Казанның «Максимус» тренажерлар залында шөгыльләнүче хатын-кыз вафат булган
соцсети

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Казанның «Максимус» фитнес-клублары челтәренең бер бинасында хатын-кыз вафат булган. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, 56 яшьлек хатын-кыз Баруди урамындагы фитнес-клубта тренажерда шөгыльләнгән. Аның хәле киткән һәм ул ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үлгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр иткәнчә, хәзер урында тикшерүчеләр эшли. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100