news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Магистраль урамындагы юл хәрәкәте чикләүне октябрь ахырына кадәр озайтканнар

Автоюлны реконструкцияләү кысаларында юл хезмәтләре яңгыр сулары ага торган канализацияне ремонтлау буенча эшләр башкару срогын озайтты.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Казанның Магистраль, Турбинная, Яшь Көч һәм Учительская урамнарында автотранспорт хәрәкәтен чикләүне 30 октябрьгә кадәр озайттылар. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автоюлны реконструкцияләү кысаларында юл хезмәтләре яңгыр сулары ага торган канализацияне ремонтлау буенча эшләр башкару срогын озайтты.

Магистраль урамы буенча хәрәкәт 48/1 нче йорттан алып Победиловская 1 урамындагы 2 нче йортка кадәр, Учительская урамындагы 2 нче йорттан алып Магистраль урамына кадәр чикләнгән.

Магистарль урамындагы № 48/1 йортан алып Яшь Көч һәм Турбинная урамнарында ( Магистраль урамы киселешендә) автоюллар ябык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot