news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Мәскәү районында педофилны тоткарлаганнар

Ачыкланганча, җинаятьчегә 35 яшь, ул Казан кешесе, элек тә хөкем ителгән булган.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның Мәскәү районында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тугыз яшьлек ир баланы мәсхәрәләгән ир-атны тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ”га әлеге хәл белән таныш шәхси чыганак хәбәр итте.

Чыганак мәгълүматлары буенча, шикле кеше 3 гыйнварда торак йорт подъездында тугыз яшьлек ир баланы мәсхәрәләгән. Ачыкланганча, җинаятьчегә 35 яшь, ул Казан кешесе, элек хөкем ителгән булган.

Әлеге хәлдән соң “Балигъ булмаган кешегә карата җенси характердагы көчләү гамәле” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot