news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Мәскәү районында өлкәннәрне хөрмәтлиләр

Өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары оештырыла

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Мәскәү районында өлкәннәрне хөрмәтлиләр. Өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары оештырыла, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.
Бүген “Мәскәү” үзәк спорт клубында “Өлкәннәргә кайда да хөрмәт” дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелә. Район хакимияте башлыгы Александр Лобов, ТР Дәүләт Советы һәм шәһәр Думасы депутатлары бәйрәм кунакларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлаячак. Чарага чакырылган 300 гә якын өлкән буын вәкилләре өчен үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясаячак һәм аларга район хакимияте бүләкләре тапшырылачак.
Бина фойесында халыкны социаль яклау, сәламәтлек саклау һәм пенсия түләү мәсьәләләре буенча белгечләрдән консультация алу мөмкинлеге бар.
6 октябрьдә “Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексының “Восьмерка” бильярд клубында өлкәннәр арасында рус бильярды буенча дүртенче район турниры үткәрелә. Ярышларда районда яшәүче теләсә кайсы өлкән буын вәкиле катнаша ала. Турнирда җиңүчегә кубок һәм кыйммәтле бүләк тапшырылачак.
8 октябрьдә “Мәскәү” үзәк спорт клубында өлкәннәр өчен район хакимияте башлыгы кубогына спорт чарасы үткәрелә. Өлкән яшьтәге шәһәрлеләр “Күңелле стартлар”да, шашка һәм шахмат турнирларында катнаша ала. Һәр ярышның җиңүчесе диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100