news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Мәскәү районында 9 яшьлек ир баланы машина бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Восход һәм Шамил Усманов урамнары киселешендә килеп чыккан.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Казанның Мәскәү районында 9 яшьлек ир баланы җәяүлеләр өчен юл кичүендә чит илдә җитештерелгән машина бәрдереп киткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кич Казанда Восход һәм Шамил Усманов урамнары киселешендә “Ниссан Жук” машинасының 51 яшьлек йөртүчесе юл аша тиешле урыннан чыгучы 9 яшьлек ир баланы бәрдергән, диелә хәбәрдә.

Һәлакәт аркасында малайның уң аяк табаны һәм аяк буыны зыян күргән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot