news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанның Мәскәү һәм Киров районнарында торбаларга су бирү өлешчә туктатылып торачак

Су бирелмәүнең сәбәбе Декабристлар урамы буйлап сузылган яңа су үткәргечне гамәлдәгесенә тоташтыруга бәйле

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). 1 апрель көнне иртәнге сәгать 9дан 2се көнне иртәнге 6га кадәр Казанның Мәскәү һәм Киров районнарында торбаларга су бирү өлешчә туктатылып торачак. Аерым алганда, ул түбәндәге урамнардагы йортларга кагыла.

Мәскәү районының 54 нче кварталы:
- Ленская ур., 3,5
- Декабристлар ур., 89, 93, 97, 99, 101, 103, 105, 109, 113, 115, 117, 119, 121, 123, 125
- 2ая Юго-Западная ур., 30, 32, 34, 36
- Лушников ур., 6, 8.

Киров районы:
- 2ая Юго-Западная ур., 3, 5, 7, 9, 11, 27-а, 29, 31, 33
- Лушников ур., 1, 2, 3, 3-а, 4, 5, 7, 9, 11-а, 13
- 1ая Вольная ур., 26, 28, 34
- Коммунарлар ур., 2, 2-а
- Дружинная ур., 4, 6, 8
- Горсовет ур., 34.

Су бирелмәүнең сәбәбе Декабристлар урамы буйлап сузылган яңа су үткәргечне гамәлдәгесенә тоташтыруга бәйле.

Суга ихтыҗ тойганнарга 2ая Юго-Западная ур.,34 һәм Лушников ур., 11 адреслары буенча су тутырылган цистерна кую планлаштырылган, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100