news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Мәскәү базарында карантин законын бозу очрагы ачыкланган

Чит илдән кертелгән 500 кг җиләк-җимеш һәм яшелчә фитосанитария тикшерүләре уздырылмыйча сатылган

  (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Мәскәү базарында карантин законын бозу очрагы ачыкланган. Әзәрбәйҗан, Төркия һәм Мароккодан кертелгән 500 кг җиләк-җимеш һәм яшелчә фитосанитария тикшерүләре уздырылмыйча сатылган, дип хәбәр ителә Россия авыл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең рәсми сайтында.
 “Мәскәү базары” ААҖ территориясендә, контроль-күзәтү чараларын үткәрү вакытында, карантиндагы продукцияләрне саклау һәм сату кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.
 Шулай итеп, базарның сәүдә нокталарының берсе вәкиле Г.Шәфиева административ җаваплылыкка тартылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100