news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Мәскәү базары янында «Тоннель» операциясе бара

Аның барышында юл-патруль хезмәте экипажлары машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен тикшерә.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда, Мәскәү базары янында, «Тоннель» операциясе – ЮХИДИнең профилактик рейды бара. Аның барышында юл-патруль хезмәте экипажлары машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен тикшерә.

Беренче чиратта, рульгә исерек хәлдә утырган, юл йөрү кагыйдәләрен күп тапкырлар бозучыларга, шулай ук автомобиль конструкциясенә үзгәреш кертергә яратучыларга (һ.б.) игътибар юнәлтәләр.

Моннан тыш, җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләр һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән җәяүлеләрне ачыклау да аерым контрольдә булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot