news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Мәшгульлек үзәге пенсия алды яшендәге кешеләр белән элемтәдә торачак

Казанлылар Үзәккә пенсия алды яшендәге кешеләрне эшкә урнаштыру һәм хезмәткә булган хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алачак.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Мәшгульлек үзәге пенсия алды яшендәге кешеләр өчен эшкә урнаштыру һәм хезмәткә булган хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны булдырды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәшгульлек үзәге алдында торган өстенлекле бурыч – пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт эшчәнлеген саклау һәм дәвам итүен кайгырту, дип искәртте Казанның Мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин. Моның өчен консультация пунктлары һәм кайнар линияләр булдырылган, хезмәт эшчәнлеге алып баручы пенсия алды яшендәге затларны өйрәнү һәм исәпкә алу оештырылган», - диелә хәбәрдә.

Пенсия алды яшендәге кешеләр Казанның Мәшгульлек үзәгенә 8 (843) 562-48-29 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

  • Пенсия алды яше – иминият пенсиясе түли башлаганчы биш ел дәвам иткән чор ул. Россия Президенты Владимир Путин пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алудан баш тарткан яки нигезсез эштән җибәргән өчен җаваплылыкка тарту турында закон проекты тәкъдим итте. Октябрь ахырында Дәүләт Думасы «Пенсия алды яшендәге гражданнарны» эштән җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы турындагы законны соңгы укылышта кабул итте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100