Казанның мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү педагоглары өчен семинар уздырыла
Теләге булган кешеләргә анда индивидуаль консультацияләр бирү каралган
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). 22 һәм 23 сентябрь көннәрендә Казанның мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү педагоглары өчен методик семинар уздырылачак.
Әлеге семинар барышында укытучылар “Федераль дәүләт мәгариф стандартының мәктәпкәчә һәм башлангыч мәгариф таләпләрен тормышка ашыру өчен “Сукмаклар” һәм “Мәктәп алды чоры” мәктәпкәчә мәгариф программалары мисалында заманча белем бирү мохите булдыру” темасын карап тикшерәчәк. Методистлар программалар төзелеше концептуаль үзенчәлекләре нигезендә мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү мәгарифенең күчүчәнлек проблемаларына кагылачак.
Моннан кала, югары сыйныф укучыларының логик фикер йөртүен үстерү, “Рәсем ясарга өйрәнәбез” курсының методик үзенчәлекләре, график күнекмәләрне формалаштыру, Л.Е.Журованың “Грамоталылыкка өйрәтүгә әзерлек” курсының үзенчәлекләре мәсьәләләре турында сүз булачак. Теләге булган кешеләргә индивидуаль консультацияләр бирү каралган. Семинарда катнашуга кагылышлы сораулар белән районның халыкара мәгариф институтының уку-укыту һәм методика секторына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип Казанның мәгариф идарәсе мэрия сайты аша хәбәр итә.