Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның мәктәп яны лагерьлары бу җәйдә ачылмаячак
Эпидемиологик вазгыять яхшырган очракта шәһәр лагерьлары көзге-кышкы сезонда гына ачылырга мөмкин.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, Казанда мәктәп яны лагерьлары җәй ахырына кадәр ачылмаячак. Бу хакта Казан Мәгариф идарәсе начальнигы Ирек Ризванов мэриядәге эшлекле дүшәмбедә әйтте.
«Балаларның иминлеген саклау максатларында җәйге сәламәтләндерү кампаниясен мәктәп яны лагерьларында уздыру гамәлдән чыгарылды. Роспотребнадзор киңәшләре буенча, Covid-19 таралу куркынычын булдырмау өчен балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыру чикләнү чараларының киләсе этабында гына мөмкин», — диде Ирек Ризванов.
Балалар өчен көндезге лагерь көзге-кышкы чорда эшли башлаячак. Әлегә Казан укучылары өчен мәктәп лагерьларын «Күңелле каникуллар онлайн-сменасы алыштыра.
Татарстан башкаласында мәктәп яны лагерьлары балаларны августта кабул итә алачак дип көтелгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз