news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның мәктәп укучылары "Төргәккә икенче гомер" бүләк итә ала

Конкурска пластик шешәләр, CD, DVD дисклар, төрү кәгазе, газеталар, журналлар, гофрокатыргыдан ясалган эшләнмәләре кабул ителә.

Казанның мәктәп укучылары "Төргәккә икенче гомер" бүләк итә ала
архив/Михаил Захаров

(Казан, 11 февраль, "Татар-инфрм"). Казанның мәкәпләрендә 1-11 сыйныфларда укучылар шәһәрнең балалар иҗаты буенча "Төргәкнең икенче гомере - 2018" конкурс-күргәзмәсендә катнаша ала. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәрнең балалар өчен экология-биология үзәге катнаша. Бу турыда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс ике номинация буенча уза: "Пластик" - пластик шешәләр, CD, DVD дисклар һәм "Кәгазь" - төрү кәгазе, газеталар, журналлар, гофрокатыргы.

Конкурска яраксыз материаллардан эшләнгән һәм табигый объектларны чагылдыручы эшләр кабул ителә. Кул эшләнмәләрен төрле декоратив элементлар (төймәләр, пайеткалар, бисер, микробисер, полимер балчык) белән бизәү хуплана. Жюри әгъзалары эшләрне техникасы һәм ясалыш осталыгы, сайланган теманың тулы дәрәҗә яктыртылуы, образлылыгы, төсләр белән чишелеше һәм оргинальлеге буенча бәяләячәк.

Катнашучыларның кул эшләнмәләре Космонавтлар урамындагы 57 нче йортта урнашкан Шәһәрнең балалар өчен экология-биология үзәгендә 5 марттан 1 апрельгә кадәр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot