news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның мәктәп ашханәләре өчен җиһазлар алуга 100 миллион сум акча юнәлдерәчәк

Мәктәп ашханәләрен яңарту һәм өстәмә җиһазлар белән комплектлаштыру программасы ике елга исәпләнгән.

Казанның мәктәп ашханәләре өчен җиһазлар алуга 100 миллион сум акча юнәлдерәчәк
архив

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты ике ел дәвамында мәктәп ашханәләренә яңа җиһазлар сатып алу өчен 100 миллион сум акча юнәлдерәчәк. «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәтшина Казан мэриясендә узган иртәнге киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

«1 сентябрьгә мәктәпләргә, 59 берәмлек суыткыч җиһазын һәм 28 пароконвектоматны да кертеп, 400 берәмлек яңа җиһаз кайтачак. Аларның гомуми бәясе 27 миллион сум тәшкил итә», - дип искәртте Рима Мөхәммәтшина.

Ул шәһәрнең 13 мәктәбендә ризык тарата торган яңа линияләр урнаштырылачагын, 15 белем йортында ватылганнары яңага алыштырылачагын әйтте.

«Бу ризык тарату линияләренең үткәрү сәләтен арттырачак, аш өләшкәндә тиешле температураны сакларга, санитар нормаларны үтәргә, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә, туклануның сыйфатын һәм хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде докладчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100