news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеге студентларының укуы тәмамланды

Сессия агымдагы елның 3 гыйнваренда башланган иде

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеге студентларының укуы тәмамланды. Сессия агымдагы елның 3 гыйнваренда башланган иде.
Мәдрәсәнең рәсми сайты укулар башланганчы хәбәр иткәнчә, быел яңа дисциплиналар кертү, Ислам дине һәм мәдәнияты нигезләрен укыту системасын яхшырту көтелә. Укыту программасында толерантлык һәм мәдрәсә студентларының Россия җәмгыятендә үз-үзләрен тоту мәсьәләләренә зур урын бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot