news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеге студентларының укуы башлана

Укыту программасында толерантлык һәм мәдрәсә студентларының Россия җәмгыятендә үз-үзләрен тоту мәсьәләләренә зур урын бирелә

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). 2010 елның 3 гыйнваренда Казанның “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеге студентларының уку сессиясе башлана.
Мәдрәсәдән алынган хәбәрләргә караганда, быел яңа дисциплиналар кертү, Ислам дине һәм мәдәнияты нигезләрен укыту системасын яхшырту көтелә. Укыту программасында толерантлык һәм мәдрәсә студентларының Россия җәмгыятендә үз-үзләрен тоту мәсьәләләренә зур урын бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100