Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның М.Горький исемендәге паркында Чик сакчылары көне уңаеннан бәйрәм узды
Быел Россиянең чик буе хезмәтенә 96 ел тула
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Бүген Казанның М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Чик сакчылары көне уңаеннан бәйрәм узды. Быел Россиянең чик буе хезмәтенә 96 ел тула.
Чара ел саен паркка керү юлында урнашкан мәйданчыкта уза. Мәңгелек ут һәм Билгесез солдат һәйкәле янына чик буе хезмәтенең сафтагы офицерлары, кайчандыр чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр җыела.
“Без бүген безнең белән булмаганнарны искә алабыз. Чик буе – иң кырыс һәм дошман юлындагы беренче сызык. Алар беренче булып һөҗүмне кабул итә. Монда батыр, сайлап алынган егетләр хезмәт итә. Иртә белән без Россиянең төрле почмакларындагы дуслар белән шалтыратышабыз, бер-беребезне котлыйбыз”, - дип сөйли кунакларның берсе Марат Гыйльметдинов. Аның дусты Алексей Костюхин билгеләп үткәнчә, бу көн чик сакчылары өчен бик күпне аңлата.
Бәйрәмнең рәсми өлешен РФ һәм ТР дәүләт гимннары ачты. Беренче булып, җыелганнар алдында “Казань-Аэропорт” КПП башлыгы урынбасары Альберт Шакирҗанов чыгыш ясады. Ул Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортниковның котлавын укып үтте, анда, аерым алганда, һәрвакытта чик сакчылары дошманны беренче булып каршы алды һәм тыныч вакытта чикләрнең иминлеген тәэмин итте, диелә. Чик сакчыларының хәзерге буыны элеккегеләрнең традицияләрен саклый.
“КПП хезмәткәрләре исеменнән барлык чик сакчыларын, яшел фуражканы кадерләгәннәрне, бу олы бәйрәм белән котлыйм! Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, бәхет!” - диде Альберт Шакирҗанов.
Казан каласы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов килгәннәрне шәһәр мэры һәм казанлылар исеменнән котлады.
“Әлбәттә, Татарстан Республикасы чик буе түгел, ләкин соңгы елларда Казан һәм республика бик зур чаралар, спорт, икътисади форумнар кабул итә, йөзләгән, меңләгән турист республика һәм Казан шәһәре чиген уза. Контроль-үткәрү пункты булган “Казан” халыкара аэропортында чик буе гаскәрләре хезмәткәрләре Казан һәм республика, ил чикләрен саклый”, - дип белдерде ул.
Соңыннан ТР хәрби комиссары урынбасары Владимир Логачев, Казан шәһәрендә чик буе хезмәте ветераннары советы рәисе Ренат Гыймадиев, Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Мостафин, изге Варвара гыйбадәтханәсе рухание протоирей Виталий чыгыш ясады.
Чик буе хезмәте сакчыларына һәм ветераннарына Казан мэры исеменнән исемле бүләкләр, башкала Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре тәмамлануның 25 еллыгы истәлегенә медальләр, Идел буе чик буе контроле отряды башлыгының, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Сарытау һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәләренең рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм Бөек Ватан сугышында һәм чик буе гаскәрләрендә хезмәттә һәлак булганнарны искә алып, бер минут тын тору һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән дәвам итте. Чара чик буе хезмәткәрләренең, көнчыгыш сугыш төрләре һәм “Подросток” яшүсмерләр клублары берләшмәсе осталарының күрсәтмә чыгышлары белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз