news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе 1 марттан арта

Акча түләгәндә билет бәясе 35 сум тәшкил итәчәк.

Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе 1 марттан арта
архив/Владимир Васильев

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Казанда 1 марттан җәмәгать транспортында акча түләгәндә йөрү бәясе 35 сумга кадәр артачак.

Бу хакта шәһәр транспорт комитетына сылтама белән Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта транспорт һәм банк карталарыннан түләгәндә билет бәясе элеккечә калачак — 27 һәм 30 сум. Ташламаларга ия булучылар өчен дә юл бәясе үзгәрмәячәк, алар өчен ул хәзер 20 сумга төшә.

Шәһәр администрациясендә әйтүләренчә, «бүгенге көндә казанлыларның 56,6 проценты транспорт картасы белән түли». Андый пассажирларның 38 проценты ташламалы категория гражданнарына карый.  Җәмәгать транспортыннан файдаланучыларның 18 проценты банк картасы белән түләүне өстен күрә. Димәк, шәһәрлеләрнең күпчелеге өчен юл йөрү өчен түләү күләме үзгәрмәячәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot