Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның җәмәгать транспортында пассажирларның битлек киеп йөрүләрен тикшерәчәкләр
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәмәүче пассажирларны төшереп калдыралар.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын үтәү буенча рейдлар үткәреләчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләбен үтәми һәм шәхси саклану чараларын кулланмый торган пассажирларны транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәте хезмәткәрләре төшереп калдырачак.
«Бер генә пассажир да автобус, трамвай, троллейбус яки метрода битлексез булырга тиеш түгел. Автоинформаторларда вируслы авырулар һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча аудиоязмаларны яңартырга кирәк», — дип белдерде Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков пассажирлар йөртүчеләр белән узган киңәшмәдә.
Ул төнлә җәмәгать транспортын дезинфекцияләүне һәм салоннарны көндез мәҗбүри җилләтүне дәвам итәргә кирәклеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз