news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның җәмәгать транспорты кондукторлары исемнәрен яшерә алмаячак

Казан мэры казанлыларның берсеннән интернет-кабул итү аша килгән тәкъдимне гамәлгә ашыру кирәк дип саный

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан җәмәгать транспорты кондукторлары исем-фамилияләре язылган бейджиклар йөртергә тиеш. Бу чара - пассажирларга культуралы хезмәт күрсәтүнең бер элементы, теләсә кайсы пассажир аның исемен әйтеп башлыгына мөрәҗәгать итә алуын аңлаган хәлдә, транспортта хезмәт күрсәтүчеләр үзләрен тәртиплерәк тотарга тырышачак, дип белдерде бүген мэр Илсур Метшин шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә.

  Шул рәвешле, мэр ноябрь беткәнче шәһәрнең транспорт комитеты башлыгы Айдар Абдулхаковка кондукторларны исем-фамилияләре язылган бейджиклар белән тәэмин итүне йөкләде, ә транспорт белән идарә итүченең исем-фамилиясе язылган шундый ук белешмә салонда - аның кабинасында беркетелергә тиеш, диде ул.

 Мондый тәкъдим мэрия сайтындагы интернет-кабул итү аша  казанлыларның берсеннән килеп ирешкән, мэр исә ул тәкъдимне гамәлгә ашыру кирәк дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100