news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов ришвәт алуда гаепләнә

Биредә сүз шәһәрнең мәгариф учреждениеләрен металл детекторлар белән тәэмин итү буенча килешү төзүдә ярдәм иткән өчен ришвәт бирү хакында бара.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов җинаять эше фигуранты булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, Казанның Мәгариф идарәсе башлыгына ришвәт биргәннәр.

«Илнар Һидиятовка шәһәрнең мәгариф учреждениеләрен металл детекторлар белән тәэмин итү буенча килешү төзүдә ярдәм иткән өчен 800 мең сум күләмендә акча биргәннәр», - дип белдерде агентлыкның үз чыганагы.

Тикшерү комитетында вазифаи затка ришвәт бирү һәм вазифа зат тарафыннан ришвәт алу турында җинаять эшләре кузгатылды.

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласы мэриясенә Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятовка карата тикшерү үткәрелүе турында мәгълүмат килгән. Шуңа бәйле рәвештә ул үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язган. 30 сентябрьдә аның гаризасын кабул иткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100