news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы 30 сентябрьдә үз теләге белән эшеннән китте

Моңа кадәр Илнар Һидиятов үз вазифаларын үтәүдән читләштерелгән иде.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов 30 сентябрьдә үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язды. Моңа кадәр ул үз вазифаларын үтәүдән читләштерелгән иде. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласы Башкарма комитеты әлеге уңайдан тикшерү үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан мэриясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Татарстан башкаласы мэриясенә Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятовка карата тикшерү үткәрелүе турында мәгълүмат килде.

«Ул үз гаебен кире кага. Эшнең барлык нечкәлекләрен ачыклаганчыга кадәр аны үз вазифасыннан азат итү турында карар чыгарылды. Шуннан соң Илнар Һидиятов үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язды һәм 30 сентябрьдә ул кабул ителде», - дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта Казан шәһәре Башкарма комитеты әлеге уңайдан комплекслы тикшерү үткәрә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100