news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның мәдәният йортлары үсешенә 500 млн сум акча тотылачак

Бу акчага булган мәдәният йортлары ремонтланачак, яңалары төзеләчәк.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елда Казанда мәдәният йортларын ремонтлауга һәм яңаларын төзүгә ярты миллиард сумга якын акча тотылачак. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителә. 349 миллион сум акча 1960 елда төзелгән В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының капиталь ремонтына бүлеп биреләчәк. 119,5 миллион сум акчага 1934 елда төзелгән "Мәскәү" мәдәният һәм спорт үзәгенә капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук Отары торак массивында 300 урынга исәпләнгән яңа клуб төзеләчәк. Моның өчен 17, 8 миллион сум акча тотылачак.

Казан шәһәренең мәдәният идарәсе бу уңайдан техник базаны яңартуны гына түгел, ә мәдәният йортларының эш тәртибен үзгәртүне, алардан мәдәни үзәк ясауны күздә тота. Бу проект В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы тәҗрибәсе мисалында тормышка ашырылачак.

Бүген Казанда 14 мәдәни-ял итү учреждениесе эшли. Биредәге клуб берләшмәләрендә 10 мең катнашучы теркәлгән. “Авыл клубы” республика программасы кысаларында соңгы 5 ел эчендә шәһәрнең торак массивларында (Северный, Вознесенское, Мирный, Кадышево, Красная Горка, Нагорный) алты клуб барлыкка килгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100