news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның мәдәният институты студентлары диплом спектаклен Камал театры сәхнәсендә күрсәтте

Әлеге курсның җитәкчесе Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев, укытучылары - Илгиз Зәйниев.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”) Татарстан башкаласында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлык һәм актерлык осталыгы кафедрасы 4 курсы студентларының диплом эше күрсәтелде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Әлеге курсның җитәкчесе – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, укытучылары – М.Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе, драматург, режиссер Илгиз Зәйниев.

Театрда студентлар Антон Чехов пьесасы буенча "Палата № 6" спектаклен күрсәтте. Аны сәхнәгә куючы режиссер – Олег Кинҗәгулов.

Рольләрне тиздән дипломлы булачак артистлар Ленар Юлдашев, Эльвир Сәлимов, Йосыф Бикчәнтәев, Алмаз Борһанов, Рәзилә Мөхлисуллина, Миләүшә Хафизова, Ирина Кибякова, Айгөл Шәкүрова, Олег Кинҗәгулов, Диләрә Садриева, Эльмира Семенова башкарды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100