Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Левченко бистәсендә яңа мәчет салыначак
2019 елда Серов урамында коляскалы инвалидлар өчен реабилитация үзәге дә төзеләчәк, диде "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов.
(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", Наилә Исхакова). Казанның Левченко бистәсендә яңа мәчет бинасы төзеләчәк. Бу хакта "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.
"2019 елда ике яңа бина төзергә җыенабыз. Аның берсе - Левченко бистәсендәге яңа мәчет булачак. Төзү эшләре язын башланыр дип көтелә. Бүгенге көндә проектлау эшләре бара. Шул ук бинада Коръән-хафизлар өчен уку бүлеге дә булдырылачак", - диде Илдар хәзрәт Баязитов.
"Мәчет 300 кешелек булачак, ә Коръән укырга өйрәтү бүлегенә физик мөмкинлекләре чикләнгән кырыкка якын кеше сыячак", - диде "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы.
Илдар хәзрәт Баязитов икенче бина Казанның Серов урамында төзеләчәген әйтте. "Без анда коляскалы инвалидлар өчен реабилитация үзәге булдырырга ниятлибез", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз