news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Ленин дамбасында юл ябыла
Дөрес, бу трамвайларга гына кагыла
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). 3 июльдән башлап, Казанның Казансу елгасы аша салынган Ленин дамбасыннан трамвайлар йөрмәячәк. Бу исә Декабристлар урамында юл аермасы төзү һәм Ленин дамбасы реконструкцияләүгә бәйле.
Шул рәвешле, тимер юл вокзалына кадәр барырга тиешле 9 нчы трамвай маршруты “Химическая ур. – Дементьев ур.” итеп үзгәртелә. Киров районы аша яңа трамвай линиясе ачылганчыга кадәр 2 нче трамвай депосына юл ябык булуга карамастан, “Тимер юл вокзалы – Төзелеш институты” маршруты буенча 2 нче номерлы, “Борисково бистәсе – Тимер юл вокзалы” маршруты буенча 3 нче, “Тимер юл вокзалы – Елга порты” буенча пассажир ташый торган 7 нче трамвайлар эше саклана һәм төнлә ул “тимер ат”лар тимер юл вокзалы тукталышы турысында ял итә, диелә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.
Декабристлар урамыннан тимер юл вокзалына таба барырга кирәк булган пассажирлар 12, 74, 74 а маршрут автобуслары һәм 18 нче трамвайга утыра ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2