news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның La Primavera оркестры һәм Камал театры татар телендә яңа проект тәкъдим итте

Көнбатыш-Европа һәм рус әдәбиятының йөзек кашы саналган әсәрләр татар телендә яңгырады.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанның La Primavera камера оркестры һәм Камал театры актерлары татар телендә яңа проект тәкъдим итте. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Кышның соңгы кичендә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera камера оркестры һәм Камал театры актерлары Люция Хәмитова һәм Искәндәр Хәйруллин казанлыларга гадәти булмаган программа тәкъдим итте.

Көнбатыш-Европа һәм рус әдәбиятының йөзек кашы саналган әсәрләр татар телендә яңгырады. Бу “Дон Жуан”нан Эльвира белән Сганарель монологлары, Мольерның “Тартюф” әсәреннән Орган белән Дорина, Чеховның “Өч кыз туган” әсәреннән Маша һәм Вершинин диалоглары, «Ромео һәм Джульетта»дан Джульетта монологы, Шекспирның «Ричард III» әсәреннән диалог һәм башкалар.

Әсәрдән өзекләр Вивальди, Моцарт, Чайковский музыкасы белән үрелеп барды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100