news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “La Primavera” камера оркестры талантлы балалар белән концерт куя

Оркестрның баш дирижеры Рөстәм Абязов тәкъдиме белән талантлы балаларны чакырып, Татарстан башкаласында ел саен зур концерт оештырыла.

Казанның “La Primavera” камера оркестры талантлы балалар белән концерт куя
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның “La Primavera” камера оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов тәкъдиме белән ел саен оркестр музыка мәктәпләрендә, балалар иҗат коллективларында шөгыльләнүче талантлы балаларны чакырып, Татарстан башкаласында концерт куя. Быелгы концерт 25 гыйнварда Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак, дип хәбәр итә оркестрның матбугат хезмәте.

Бу юлы музыкаль программада “Новая волна” һәм башка иҗади проектларның финалистлары, “Голос” телепроектында катнашучылар, “Яңа исемнәр” фонды стипендиатлары, халыкара, бөтенроссия һәм республика бәйгеләрендә катнашучы балалар чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot