news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанны Кыш бабайлар яулаячак

“Халык Кыш бабае” бәйге-фестивалендә катнашучылар шәһәр урамнарына чыгачак.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). 21нән 24 декабрьгә кадәр Казан урамнарында Кыш бабайларның күпләп чыгуы көтелә. “Халык Кыш бабае” бәйге-фестивалендә катнашучылар шәһәр урамнарында командалары белән казанлыларга интерактив яңа ел программаларын тәкъдим итәчәк. 

Фестивальне оештыручылар билгеләп үткәнчә, аларның төп максаты Татарстан башкаласында яшәүчеләргә бәйрәм кәефе бүләк итү. Бөтен сер шунда – без моны шәһәр халкы белән бергә ясаячакбыз”, - дип сөйләде шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Үзенчәлекле программаларны шәһәрнең үзәк урамнарында, метрода, хәтта аэропортта күреп булачак. Урам тамашалары якшәмбе көнне төгәлләнә. Ә дүшәмбе, 25 декабрьдә, moroz.kzn.ru бәйге сайтында халык тавыш бирүе башланып китә. Шулай итеп, шәһәрнең һәр кешесе үзенең күңеленә хуш килгән 2018 елның “Халык Кыш бабаен” сайлый ала.

Бәйге йомгаклары 29 декабрьдә шәһәр чыршысы ачылышында ясала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100